Ярдәм № 25 (татарча)

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының игелекле эшләре турында сөйләүче видеожурналның бу санында без күңелләрне җилкендереп узып киткән Рамазан аеның бөтен асылын ачып бирергә тырыштык. Рамазан ае — ул ураза тоту да, гыйбадәт кылу да, мохтаҗларга ярдәм итү дә, ел буена әҗер-савап җыю да. Июнь ае безнең күңелләрдә “Ярдәм” хәйрия фондының күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү өчен ярдәм бирелү — Россия Президентының грантын отуы белән дә истә калды. Җомга иртәсендә исә мөселманнар Ураза гаетенә җыелды.